🎄❤️🎄❤️🎄❤️🎄❤️🎄❤️🎄❤️🎄 Гыйнвар башы-ел башы. Яңа ел белән чын кунеллэргэ яңа эметлэр , ышанычлар килэ. Ышанычын, йөрәгенең серле бер почмагында сакланган өметен тормышка ашсын, бәхетен мөлдерәмә тулып торсын. Гомерен шатлыклы, куанычлы, мул ризыклы булсын,сэламэтлектэ узсын. Шатлыклы хәбәрләр, бэхетле кэннэр узган елдагыдан да кубрэк булсын, кунелсезлеклэр иске елда калсын. ❤️️❤️❤️Кадерле дуслар! Барыгызны да Яңа 2023 енче ел - Куян елы белән чын күңелдән котлыйм һәм йөрәк түреннән чыккан иң изге, иң матур теләкләремне сезгә юллыйм.💋💋💋 Яңа елның бөтерелеп очкан кар бөртекләре учларыгызга бәхет булып төшсеннәр, ак теләкләр, буран булып, сезне урап алсыннар. Күктәге йолдыз нурлары шатлык булып коелсыннар да сезнең йөрәкләрдә игелек гөле булып чәчәк атсыннар! Ә Яңа елның ак юллары бары тик якты киләчәккә илтсеннәр!🙏🙏🙏 Яңа ел - мөбарәк, өстәлләребез - түгәрәк, иманыбыз - нык, тәнебез - сау-сәламәт, күңелләребез - чиста, ил-көннәребез - тыныч, гаиләләребез имин булсын! Ә сугыш кырындагы батыр ир-егетләребезгә бетмәс-төкәнмәс рухи ныклык, ихтыяр көче, исән-имин гаиләләренә кайтуларын, киләсе Яңа елларны һәм башка бәйрәмнәрне үз өйләрендә сөенеп каршы алуларын телим. 🤲🤲🤲

Теги других блогов: Яңа ел эметлэр куян елы